Барлык яңалыклар

Музыкантлар гына түгел...

Яңарак музыка укытучылары белем күтәргән иде. Хәзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәре укуларга җыелачак. Бу чара "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" гомумдәүләт проектының “Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен мәшгульлеккә ярдәм итү һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру” төбәк проекты кысаларында гамәлгә куела. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир ПУТИНның “май указлары” нигезендә тормышка ашырыла. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутинФотода: Чакмагыш районында чөгендер уңышын җыялар.

Программада катнашуга 13 АПК предприятиесе ризалык бирде. Аларның бишесе эшчеләренең квалификациясен күтәрүгә җәмгысе 69,7 млн сум алган да инде. Болар – «Турбаслы бройлеры», «Башкирская» кош фабрикасы, «Алексеевский» совхозы, Калинин исемендәге АП һәм Мәсәгуть сөт-консерв комбинаты. Аларга янә 4 агрофирма кушылачак.
Әлеге вакытта агропредприятиеләр мәгариф оешмалары белән килешүләр төзи.
«Алексеевский» совхозв эшчеләрен, мисалга, Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе укытачак.
БДХИА ректоры Илгиз Кызыргулов әйтүенчә, академиядә 500ләп кеше (теплица, терлекчелек комплекслары, сөт эшкәртү һәм икмәк пешерү цехлары эшчеләре) үз квалификациясен күтәрәчәк.
Читайте нас: