Барлык яңалыклар

СУЛАРЫГЫЗ ЧИСТА БУЛСЫН!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы башкарылган 12 гомумдәүләт проекты исәбендә “Экология”гә багышланганы да бар. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 45,1 миллиард сум акча бүленә. Әлеге проектның беренче нәтиҗәләре күренә башлады да инде. Мәсәлән, “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган “Чиста су” федераль проекты эчендә республика Хөкүмәтенең 30 августта кабул ителгән карары белән “Башкортстан Республикасында эчәр су сыйфатын яхшырту” төбәк программасы расланды. 18 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендә әлеге проектның үтәлеш дәрәҗәсен тикшерүгә багышланган утырыш узды. Аны республиканың Премьер-министр урынбасары – торлак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Борис Беляев алып барды.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Быел проект кысаларында Дәүләкән шәһәрендә ике табигый су чистарту корылмасын төзү планлаштырыла. Шулай ук Уфа районының Комлыкул, Якшыван, Горново, Кызыл Яр, Карюгино, Тәҗрибә хуҗалыгы авыллары халкы чиста су белән тәэмин ителәчәк.
Моннан тыш утырышта халыкны эчәр су белән туендыручы янә янә дүрт объектны проектлау мәсьәләләре тикшерелде. Якын арада Әлшәй районының Раевка, Чакмагыш районының Чакмагыш, Чишмә эшчеләр поселогы, Келәш, Иглин авыллары кешеләре кулланган су сыйфаты күпкә яхшырачак. Контрактлар буенча, проектлау эшләре 15 сентябрьдә тәмамланачак.
Программаның төп максаты – 2024 елга кадәр республика халкының 92,5 процентын үзәкләштерелгән су илтү системаларыннан алынган сыйфатлы су белән тәэмин итү. Әлегә бу күрсәткеч – 87,6 процент.
Алты ел эчендә Әлшәй, Баймак, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Дәүләкән, Иглин, Калтасы, Кыйгы, Кушнаренко, Мәчетле, Стәрлетамак, Уфа, Федоровка, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә нормативларга туры килмәгән 29 су белән тәэмин итү объектын реконструкцияләү яки яңадан төзү планлаштырыла.
Нәтиҗәдә, республиканың 45 авыл һәм касабасында яшәүче 200 мең кеше сыйфатлы су эчә алачак. Шушы максатка федераль бюджеттан 4 миллиард сумнан артык акча күчәчәк, ә республика казнасы барлык чыгымнарның 2 процентын каплаячак.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: