Барлык яңалыклар

Министр белән ачык дәрес

Югары сыйныф укучыларына министрлык вәкилләре, эшкуарлар һәм экспертлар белән мондый очрашу атна саен тудырылачак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы укучыларны министрлар һәм эшкуарлар белән очраштыру буенча яңа проект башлады. Әлеге программа 9-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән. Укучылар мәктәптә икътисад фәненнән башлангыч белем алганда гаилә, мәктәп, төбәк алдында торган проблемалар белән таныша һәм новатор буларак, аларны чишү юлларын да тәкъдим итә ала. Әлеге проект киләчәктә инновацион фикер йөртүче, үзенең хезмәте белән җәмгыятькә файда китерү турында да уйлау сәләтенә ия балалар үстерүгә юнәлтелгән. Әлеге программаның максаты – мәктәп укучыларында эшкуарлыкка кызыксыну уяту. Программаның бурычы – дөньяга карашны һәм мөмкинчелекләрне үзгәртү.
Югары сыйныф укучыларына министрлык вәкилләре, эшкуарлар һәм экспертлар белән мондый очрашу атна саен тудырылачак. “Министр белән ачык сәгать” дип аталган бу проект Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары турында башлангычын тормышка ашыру максатыннан эшли башлады.
Читайте нас: