Барлык яңалыклар

ИҖАДИ КЕШЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында быел Башкортстанда сәнгать өлкәсендә эшләүче 351 кеше бушка үз квалификацияләрен күтәрә алачак. Аларга Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясе һәм А.Я. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясенең таныклыклары тапшырылачак. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Әлеге эш “Мәдәният” гомумдәүләт проекты нигезендә республикада булдырылган “Иҗади кешеләр” төбәк проекты кысаларында башкарыла. Мәскәү иҗади югары уку йортлары профессорлары Башкортстан сәнгате вәкилләренә лекцияләрен 3 сентябрьдә үк укый башлаганнар. Мәсәлән, Андрей Горбачев балалайкада уйнау дәресләрен үткәргән, Михаил Агин вокалчыларның тавыш осталыгын күтәрү белән шөгыльләнгән. 16 сентябрьдә Уфага Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясе галимнәре Зоя Гуменюк һәм Владимир Тропп килде. Кышка кадәр шуннан ук Русиянең халык артисты Александр Цыганков Башкортстанга килеп, җирле сәнгать вәкилләре өчен осталык дәресләре үткәрәчәк. Төрле программала буенча укыту Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать акдемиясенең Шаляпин залында һәм Музыка колледжының концерт залында бара.
Болардан тыш Р. Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжының җиде укытучысы А.Я. Ваганова исемендәге Рус балеты
академиясендә белемнәрен камилләштерү өчен Санкт-Петербурка юл алды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: