Барлык яңалыклар

Биш баланың берсе симерүдән интегә

Димәк, туклануда нидер дөрес түгел. Роспотребнадзор дөрес тукланабызмы-юкмы икәнен ачыкларга булган. Һәм бүгеннән, ягъни 2019 елның 15 сентябреннән,«Демография» гомумдәүләт проектының «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» федераль проекты кысаларында аерым чараларны гамәлгә куя башлый. Быел Мәскәү, Самара, Свердловск, Омск өлкәләре белән беррәттән Башкортстан да сынау проектында катнаша. Бу чаралар сәламәт туклану принципларын алга сөрүне, Русиядә сәламәт тормыш алып баруга этәргеч бирәчәк мохит тудыруны күзаллый. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир ПУТИНның “май указлары” нигезендә тормышка ашырыла. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Аерым алганда, халыкның төрле төркемнәренең, шул исәптән балаларның, туклану дәрәҗәсе күзәтелеп барачак. Мониторинг процессы нутрициология, диетология, эпидемиологиянең алдынгы фәнни казанышлары нигезендә алып барылачак. Сәламәтлекнең туклануга, азык-төлекнең сыйфатына бәйлелеген тикшерүгә багышланган хезмәтләр кулланылачак. Статистика буенча, Русиядә балаларның 20 проценты симерүдән интегә. Моның сәбәпләрен ачыклау мөһим.
Тикшеренүләр Роспотребнадзор белгечләренең һәм галимнәрнең ата-аналардан, гомум туклану оештырылган мәгариф оешмаларыннан анкета алу рәвешендә үтәчәк.
«Тикшеренүчеләрне нинди азык-төлек һәм нинди күләмдә, көненә ничә мәртәбә кулланылуы, шикәр комы, тоз, майларның, микронутриентларның нинди микъдарда кабул ителүе кызыксындырачак», — дип билгеләде Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова.
Нәтиҗәдә, адреслы программалар, рекомендацияләр төзергә мөмкин булачак. Проект кысаларында 5 уку-методик үзәге булдырылып, сәламәт туклану буенча белгечләр әзерләнәчәк. Киләчәктә укыту-мәгърифәтчелек программалары илнең 80 төбәгендә кертеләчәк.
Чыганак: https://rospotrebnadzor.ru/about/info/news/news_details.php?ELEMENT_ID=12662
Фоточыганак: https://futurerussia.gov.ru/nacionalnye-proekty/1066631
Читайте нас: