Барлык яңалыклар

БИЗНЕС “ЗУР УЕН” УЙНАЯЧАК!

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек башлангычларына ярдәм итү” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “кече бизнес” өчен “зур уен” башланачак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек башлангычларына ярдәм итү” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “кече бизнес” өчен “зур уен” башланачак.
Аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: өч ай эчендә республиканың иң алдынгы эшкуарлары шәхси бизнсны дөрес итеп алып барырга өйрәтәчәк. “Минем бизнес” үзәге мөдире Айгөл Хәбибрахманова билгеләвенчә, проект республика бизнесының яңа үсеш нокталарын табарга ярдәм итәргә тиеш.
Республикада 2015 елда ук “Стартаплар автобусы” проекты гамәлгә кергән иде. Ул чорда оештыручылар ике тапкыр бөтен республиканы урап чыгып, халыкны эшкуарлык алып бару мөмкинлекләре белән таныштырдылар. “Стартаплар автобусы” Русия буенча таралу алырга тиешле федераль ун топ-проект исемлегенә керде.
“Кече бизнес өчен олы уен” шуның дәвамы булып тора. Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган бу проект республикада 28 сентябрьдән 14 декабрьгә кадәр үтәргә тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: