Барлык яңалыклар

Башкортстан чит илгә тауарны күбрәк сатмакчы

Алдагы 5 елда экспортны икеләтә арттырырга җыенабызРеспублика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектының үтәлеше каралды. Билгеле булуынча, гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир ПУТИНның “май указлары” нигезендә тормышка ашырыла. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

БРның Тышкы икътисадый бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов әйтүенчә, Башкортстан "Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын тормышка ашырырга җиң сызганып тотынган. 5 елда экспортны икеләтә арттырырга җыеналар: 1,9 млр тан 3,8 млрд долларга кадәр чимал һәм энергетик булмаган тауарлар күләмен арттырырга, шулай ук экспортка эшләүче бәләкәй предприятиеләр санын икеләтә күбәйтергә планлаштырыла.
2019 елның 1нче яртыеллыгында 4,4 процентка үсеш булды. Төп драйвер монда машина төзү өлкәсе, продукция экспорты 35,3 процентка менде.
Экспортка эшләүче бәләкәй предприятиеләр арасында ярдәмнең яңа механизмы популярлаша:
транспорт чыгымнарына субсидияләр бирелә. 2019 елга бу максаттан бюджетта 40 млн сум каралган.
Читайте нас: