Барлык яңалыклар

Гнесинка укытучылары – Уфада

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир ПУТИНның “май указлары” нигезендә тормышка ашырыла. “Мәдәният” гомумдәүләт проектының 2019 елдан бирле гамәлгә куелучы “Иҗади кешеләр” федераль проектының төп максатларының берсе – мәдәният өлкәсенең иҗади һәм идарәче кадрларын өзлексез укыту һәм квалификациясен күтәрү. “Иҗади кешеләр” проекты кысаларында Уфада 4–26 сентябрьдә мәдәният өлкәсе укытучыларын укыталар. Укулар З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты һәм Урта махсус музыкаль колледжда уза. Моның өчен Гнесиннар исемендәге Русия Музыка академиясенең (РМА) Мәдәният өлкәсенең иҗади һәм идарәче кадрларының өзлексез укыту һәм квалификациясен күтәрү үзәге җәлеп ителгән.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Мәскәү укытучылары лекцияләр укыячак, осталык дәресләре күрсәтәчәк. Бөтен республикадан, Уфа, Бәләбәй, Салават, Сибай, Дәүләкән, Күмертаудан музыка мәктәпләре һәм училищелары укытучылары бу чарага җыелды.
“Мәдәният” гомумдәүләт проектының 2019 елдан бирле гамәлгә куелучы “Иҗади кешеләр” федераль проектының төп максатларының берсе – мәдәният өлкәсенең иҗади һәм идарәче кадрларын өзлексез укыту һәм квалификациясен күтәрү. Бу җәһәттән әйдәп баручы вузлар карамагында махсус үзәкләр булдырыла. Әлеге вакытта шундый 7 үзәк эшләп килә. 2024 елга алар 15 булачак.
4–7 сентябрьдә Урта махсус музыкаль колледжда "Балалайка мәктәбе" үтте, аны Русия Музыка академиясе профессоры, кыллы халык инструментлары кафедрасы мөдире Горбачев Андрей Александрович үткәрде.
Музыкага багышланган дәресләрне һәркем тыңлый ала.
Тулырак мәгълүмат БР Мәдәният министрлыгы сайтында бирелгән (https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/222075/)
Читайте нас: