Барлык яңалыклар

Аукционда кем откан?

Русия Президенты Владимир ПУТИНның “май указлары” нигезендә “Санлы икътисад” гомумдәүләт программасы кабул ителгән иде. “Мәгълүмати инфраструктура” федераль проекты әлеге программа кысаларында тормышка ашырыла. Бу проект Башкортстанда да хуплап кабул ителде, һәм социаль әһәмияттәге объектларны югары тизлектәге Интернетка тоташтыру югары тизлектә бара. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

БР Информатизация буенча дәүләт комитетының рәисе вазифаларын башкаручы Геннадий Разумикин әйтүенчә, «Санлы икътисад» гомумдәүләт программасы һәм аны гамәлгә кую өчен каралган акча средстволары, шиксез ки, Башкортстанга инфраструктур яктан үсешкә зур этәргеч бирәчәк.
Уку оешмаларын, дәвалау-профилактика учреждениеләрен, янгын частьларын югары тизлекле Интернетка тоташтыру бик мөһим. Бу – яшәеш өчен мөһим очракларда мәгълүматны оператив уртаклашырга, кешеләргә ерак арадан да аралашуга мөмкинлек тудырачак. Нәтиҗәдә, иң ерак авылларда да мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, полиция бүлекләре сайлау комиссияләре Интернетка тоташтырылачак.
Әлеге җәһәттән республикада аукцион үткәрелде. Аның җиңүчесе – «Башинформсвязь» җәмгыяте.
Социаль әһәмияттәге объектларны югары тизлектәге Интернетка тоташтыруны оештыру Минкомсвязь һәм ПАО «Башинформсвязь» арасындагы дәүләт контракты буенча һәм федераль бюджет исәбенә башкарыла. Моны гамәлгә кую өчен 1,7 млрд сум акча тотылачак, 2019-2021 елларда Башкортстанда Интернетка 2774 социаль әһәмияттәге объект тоташтырылачак.
Моннан тыш, аерым контракт буенча, чыбыксыз технологияләр нигезендә, 2020-2021 елларда 800 ФАП һәм 35 ОМСУ Интернетлы булачак.
Төп игътибар, нигездә, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мәгариф оешмаларына юнәлтеләчәк.
Читайте нас: