Барлык яңалыклар

Башкортстанда “Смарт” мәктәп ачылды

Дмитрий Медведев Башкортстан мәгарифендәге хәлләргә шатлануын белдерде.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;

Русия хөкүмәте җиткәчесе Дмитрий Медведев 2 сентябрь видеоконференция уздырды. Анда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча башкарылган эшләр турында сүз барды. Илдә бер ел эчендә генә дә укучылар саны 1 миллионга арткан. Русиянең кайбер мәктәпләрендә өчәр смена укыту да дәвам итә. Төп бурыч – сменалы укытуларны бетерү, авылларда мәктәпләр төзү. Яңа уку елына Русиядә 170 мәктәп ачылган, аларның 58е федераль ресурслар ярдәмендә. Ел азагына кадәр тагы 200 мәктәп ачылачак. Видеоконференциядә Уфаның 162 санлы “Смарт” мәктәбен ачуда катнашкан Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты һәм чыгыш ясады:
“Башкортстанда яңа уку елында 1 319 мәктәптә укулар башланды. 488 мең укучы белем алачак, аларның 55 меңе беренче сыйныфлар. Мин әлеге вакытта “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча салынган полилингваль мәктәп ачу чарасында катнашам. Бу мәктәп 1000 балага исәпләнгән, анда чит телләр дә, туган телләр дә тирәнтен укытылачак. Без бер эчендә генә дә 21 мәктәп һәм шул ук санда балалар бакчасы төзедек. Мондый хәлнең республика тарихында булганы юк иде”, – диде Радий Хәбиров.
Дмитрий Медведев Башкортстан мәгарифендәге хәлләргә шатлануын белдерде.
Читайте нас: