Барлык яңалыклар

Җиңүчеләрне бүләкләү фонды 60 миллион сум!

Уңыш эшләгәнгә елмая.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;

Уфада эшкуарларның Бөтенрусия “Бизнес-Уңыш” форумының 89нчы этабы узды. Анда бизнес-проектларга йомгаклар ясалды. Җиңүчеләр Мәскәүдә узачак финал чарасында катнашачак.
Форумны “Русия терәге” исемле кече һәм урта эшкуарларның Бөтенрусия иҗитимагый оешмасы, яңа проектларны чыгару агентлыгы һәм Русиянең җәмәгатьчелек палатасы уздырды.
Әлеге форум Уфада Башкортстан Республикасы хөкүмәте, Эшкуарлык һәм туризм буенча Башкортстанның дәүләт комитеты, Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе һәм Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы ярәдәмендә эшли башлаган иде. 2011 елдан башлап барлыгы 88 төбәкара форум узган, анда 60 меңнән артык эшкуар катнашкан. 2018 елда 300 эшкуар төбәк лидерлары буларак бүләкләнгән.
Чара кысасында “Хатын-кыз эшкуарлыгы” , “Эшкуарлыкта санлы технологияләр” һәм башка шундый темаларга түгәрәк өстәлләр дә узды.
Җиңүчеләрне бүләкләү фонды 60 миллион сум тәшкил итә.
Читайте нас: