Барлык яңалыклар

“Алга” 24 миллиардка төшәчәк

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында махсус икътисади зона булдыруга гариза бирде.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;

“Алга” дип исемләнгән бу зона документларын якын араларда Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы карап, үз карарын чыгарачак.
Махсус икътисади зона Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тәкъдиме буенча булдырыла. Аның өчен эшче төркем оештырылды. Анда Башкортстан хөкүмәте, республиканың Икътисади үсеш министрлыгы һәм әлеге районнарның хакимият вәкилләре кергән.
Ике районга кергән бу аерым статуслы зона 468,8 гектар мәйданны тәшкил итәчәк. Әлеге мәйданны үзләштерү өчен ут, газ, су, машина һәм тимер юллары үткәрү 6 миллиард чыгымнарны күздә тота. Барлыгы бу икътисади зонага 24 миллиард сумлык акча салыначак. Әлеге инвестпроектны тормышка ашыруда нефтехимия, приборлар җитештерү һәм азык-өлек сәнәготе вәкилләре инде ризалык та биргән.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, бу икътисади төбәк булдыру тәкъдимен федераль хакимият хуплаган, Дмитрий Медведев белән бу хакта сөйләшү дә булган.
Читайте нас: