Барлык яңалыклар

Сәгать сукты. “Инвестсәгать”

27 август Башкортстан хөкүмәтендә “Инвестсәгать” чарасы узды. Анда 1,8 миллиард доллар күләмендәге инвестпроект тикшерелде.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Бу проект кысасында 2020-2021 елларда җаваплылыгы чикләнгән “Патриот” ширкәте Ишембайда ит эшкәртү комбинаты төзергә планлаштыра. Комбинат елына 10 миллион банка тушенка чыгарачак. Инвесторлар бу проектка 750 миллион сум акча салырга әзер. Комбинатның аерым икътисади зонада урнашуы сәбәпле, инвесторларга бик күп ташламалар каралган. Тагын бер проект – Уфада нефтьүткәргечләрдәге нефть һәм газ күләмен үлчи торган “Урал МР” приборларын чыгара башлау. Аны “Корпорация “Уралтехтөзелеш” җитештерәчәк. “Инвестсәгать”тә, шулай ук, Саратов дәүләт университеты тәкъдим иткән респираторлар һәм фильтрлар өчен наноматериаллар, аяк һәм өс киемнәре өчен чыланмый һәм һава үткәрүгә сәләтле тукымалар җитештерү мәсьәләсе дә каралды. Бу проект өчен 410 миллион сум акча таләп ителә.
Читайте нас: