Барлык яңалыклар

Башкортстанда уртача хезмәт хакы 35 400 сум!

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашты.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашты. Анда сүз республиканың социаль-икътисади хәле турында барды.
Радий Хәбиров республикада сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсеш кичерүе турында сөйләде. Башкортстанда узган яртыеллыкта хезмәт хакының 35 400 сумга җитүен әйтте.
Русия Президенты Башкортстанда Русиядәге уртача күрсәткечләргә караганда балалар үлеменең зур булуы сәбәпләре белән дә кызыксынды. Радий Хәбиров бу проблеманы чишәргә ышандырды.
Очрашуда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы эшсезлекнең кимүгә баруын әйтеп, аның 4.3 процент тәшкил итүен билгеләде.
Радий Хәбиров кече һәм урта эшкуарлык буенча да үсеш баруын сөйләде. “Иң мөһиме – инвестицияләр җәлеп итү”, – диде. Ул, шулай ук, социаль-икътисади үсеш кичерәчәк төбәкләргә мисал итеп, Салават һәм Ишембайның аерым икътисади зона булачагын әйтте. Урта, кече һәм шәхси эшкуарлык буенча гомумдәүләт проекты кысасында башкарылган кайбер эшләрне билгеләде.
Владимир Путин Салават турында яшьлек истәлекләрен искә төшереп, дзюдо белән шөгыльләнгәндә Салават шәһәренә ярышка баруын телгә алды.
Читайте нас: