Төзелеш эшләре инде ахырына якынлашып килә. Бүгенге көндә бизәү һәм тирә-якны төзекләндерү эшләре бара.
Ике катлыбина 300 кешене берьюлы хезмәтләндерә алачак. Китапханә, балалар сәнгать мәктәбенең сыйныф бүлмәләре, күргәзмә залы, кинозал һ. б. лар булачак.
Дуван районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Свечников әйтүенчә, район халкы мәдәни үзәк төзелүен түземсезлек белән көтә. Киләчәктә Дуванның мәдәни тормышы тагын да чагурак, күңеллерәк булачак.
Көтәргә озак калмаган инде. 2019 елның азагында мәдәни үзәк төзелеп бетәр, дип планлаштырыла.
Фоточыганак: https://www.pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=21152.