Барлык яңалыклар

Уфада зур саммит көтелә

26-25 сентябрь Уфада узачак бишенче форумда 30 илдән 2500 кеше катнашачак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;

21 август Мәскәүдә ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре кече һәм урта бизнес вәкилләре форумының программа комитеты утырышы узды. Анда 26-25 сентябрь Уфада узачак форумга әзерлек мәсьәләләре каралды. Утырышта федераль хакимият, төрле илләрнең бизнес һәм матбугат вәкилләре катнашты. Чарада форумны кабул итәчәк Башкортстан ягы да катнашты. Шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Бразилия һәмм Көньяк Африка республикасының илчелек хезмәткәрләре дә килгән иде.
Форумның төп максаты – ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең эре һәм кече компанияләре арасында партнерлык бәйләнешләре аша эшкуарлык үсешен тизләтү, төбәкара элемтәләрне үстерү, яңа килешүләр төзү, инвестицияләр күләмен һәм берлектәге бизнес-проектлар санын арттыру.
Чара ШОСның Эшлекле советы һәм Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән Башкортстан Хөкүмәте, республика Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты, Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырыла.
Бишенче форумда 30 илдән 2500 кеше катнашачак.
Читайте нас: