Барлык яңалыклар

«Ресайклер» юлларны саклый

Русия Президенты Владимир ПУТИНның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы тормышка ашырылган гомумдәүләт проектлары исемлегендә “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” дип аталганы да бар. Аны Башкортстанда тормышка ашыруга күп көч салалар.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Бу проект кысаларында Уфаның Сипайлово бистәсендә Сипайлово урамының бер участогында эш җәелдерелде.
Әлеге вакытта әзерлек этабы бара. Грунтны техник полосаларга әзерлиләр, инерт материаллар китерәләр, нигезне планлаштыралар таш ташыйлар.
«Башкиравтодор»ның Уфа ДРСУ филиалы баш нженеры Айнур Кашапов әйтүенчә ком-таш аслык җәю бара. Тротуарлар эшләнде инде, бозылган асфальт катламы да кырып алынган.
Айнур Кашапов шуны да әйтеп үтте: “2019 елда Уфада юл нигезен әзерләү өчен «Ресайклер» технологиясен куллана башлаганнар".
Ремонтланачак юлларны Юлларны төзәтүнең интерактив картасыннан (Интерактивная карта ремонта дорог) карап була.
Читайте нас: