Бүздәк консерва комбинаты Идел буе, Урал һәм Себер төбәгендәге иң зур җитештерүчеләрнең берсе булып санала. Анда ел саен 100 исемдәге азык-төлек чыгарыла, алар арасында томат соуслары, майонез, кетчуп, томат пасталары, соклар, джем һәм башка азыклар бар. Алар бары җиләк-җимешләрдән генә эшләнә.