Барлык яңалыклар

Уфа гыйлем үзәгенә әверелерме?

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнгән “Фән” гомумдәүләт проекты илдә фән һәм гыйлем өлкәсенең алгарышын тәэмин итәргә бурычлы. 17 июльдә Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Углеводород чималын табу, транспортлау һәм тирәнтен эшкәртү нәтиҗәлелеген күтәрү өчен санлы технологияләр һәм яңа материаллар» Фән-мәгариф үзәген булдыру турында боерык имзалаган иде.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

«Фән» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда булдырылачак Фән-мәгариф үзәге нинди юнәлешләр белән шөгыльләнәчәк? 2020 елга Русиядәге шундый үзәкләргә 20 миллиард сум акча бүлгәннәр. Башкортстан хөкүмәте алдагы елда Уфа вузларының иң яхшы эшләнмәләрен бергә җыярга, ә студентлар һәм яшь укытучылар өчен кампус, яңа студентара шәһәрчек төзергә җыена.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 13 февралендәге карарында бүтән шәһәрләр арасында Уфа да дөнья дәрәҗәсендәге фән-мәгариф үзәге формалашу шартлары булган перспективалы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе буларак аталган.
Уфа Фән-мәгариф үзәгенә нефть-газ өлкәсендә санлы технологияләр һәм яңа материаллар җитештерүне үстерү максаты йөкләтеләчәк. Фән-мәгариф үзәге – «Фән һәм фән-производство кооперациясен үстерү» 1нче санлы Федераль проектның бер өлеше ул. Русиядә барлыгы 15ләп шундый үзәк булдыралачак. Башкортстан 2020 елда проектның икенче чиратына кертелүгә дәгъва итә.
Үзәк республиканың әйдәп баручы фәнни һәм уку йортларын берләштерәчәк. Проектны тормышка ашырачак эш төркеменең җитәкчесе Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова булачак.
Фән-мәгариф үзәге булдыруның максаты – углеводород чималын табу, транспортлау һәм тирәнтен эшкәртү нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән санлы, акыллы җитештерү технологияләрен, роботлаштырылган системаларны эшләп чыгару, яңа материаллар алу.
Фотода: Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова.
Олег Яровиков фотосы. http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: