Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Интерфакс” агентлыгына әңгәмә биреп, икътисади казанышлар турында сөйләде. Анда ул Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән тормышка ашырылган гомумдәүләт проектлары турында да сөйләде. Әңгәмәдә Хәбиров Петурбургта узган икътисад форумына да тукталып, анда барлыгы 82 миллиард сумлык ике дистәдән артык килешү имзалануын сөйләде.