Барлык яңалыклар

Ашый беләсезме?

Уфада «Сәламәт туклану мәктәбе» эшләп киттеТуклану – сәламәтлек нигезе. Кибетләрдә сыйфатсыз азык-төлек тулып ятканда, бигрәк тә. Бу җәһәттән, Башкортстандагы Халыкны сәламәтлеккә үгетләү төбәк иҗтимагый оешмасы мөмкин кадәр файдалы мәгълүмат җиткерергә омтыла. Һәм бу оешма «Демография» федераль гомумдәүләт проекты кысаларында «Сәламәт туклану мәктәбе» проектын тормышка ашырырга җыена. Нәрсә соң ул «Сәламәт туклану мәктәбе»?#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Бу мәктәп Уфада декабрь ахырына кадәр атна саен тематик лекцияләр үткәрәчәк.
Шулай ук сәламәт туклану буенча алты мастер-класс үтәчәк. Алар халык күп йөргән урыннарда (сәүдә үзәге, кинотеатрлар, кафе) оештыралачак.
«Сәламәт туклану нигезләре. Ризыкның сыйфаты һәм хәвефсезлеге» программасы буенча 20 ирекмәнне (волонтерны) укыту оештырылачак. Бу курсны «Һөнәри мәгариф институты» әзерләгән.
Көзен исә «Акыллы туклану – яңа меңьеллык тренды» конференциясе, ярминкә һ. б. чаралар үтәчәк.
Читайте нас: