Барлык яңалыклар

Чүп темасы чүп түгел

Башкортстан хакмияте 2024 елга 16 чүп эшкәртү комплексы төзергә планлаштыра. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстан хакмияте 2024 елга 16 чүп эшкәртү комплексы төзергә планлаштыра.
Башкортстан эшкуарлары 2024 елга кадәр 12 чүп эшкәртү комплексы төзергә җыена. Бу “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларыңда тормышка ашырылачак. Шуларга өстәп федераль казна исәбенә тагын 4 комплекслы булачакбыз. Болар хакында Табигатьне саклау һәм экология министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте.
Федераль казна исәбенә комплекслар Дуван, Дүртөйле, Яңавыл һәм Благовар районнарында төзеләчәк.
Чүп тармагындагы реформаларга ярашлы, алдагы биш елда чүпне сортларга аеру 15 проценттан 55 процентка кадәр үстереләчәк. Комплекслар төзү өчен 5 миллиард сум акча бүленәчәк.
Русиянең табигатьне күзәтү хезмәте (Росприроднадзор) илнең биш төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда, чүп түгү урыннары 100 процентка тулуын белдергән иде.
Читайте нас: