Быел «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында җәмгысы 3 139 урынлык 21 балалар бакчасы ачылачак. Ә 2020 елда – янә 3 890 урынлык 24 бакча сафка басачак. Бу максаттан 2019 елда 3,1 млрд сум тотылачак, аның 2,3 млрд сумы – федераль бюджеттан. Мисалга, Инорс бистәсендә, Уфа районының Дмитриевка авылында бакчалар төзелеп бетеп килә. Сипайлово бистәсенең Яр буе урамындагы бакчада бизәү эшләре башланган.
Беренче, өченче баласы туган гаиләләргә ярдәм 1,1 млрд сум тәшкил иткән. Ул 10 мең гаиләгә җибәрелгән.
Юрия Мельников әйтүенчә быел 1 100 ЭКО процедурасы эшләнгән.
Пневмокок инфекциясенә каршы вакциналар һәм социаль хезмәтләндерү өчен микроавтобуслар да алынган. Пенсия яше алдындагы меңнән артык кеше яңа һөнәрләргә укытылган.
Чыганак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/125408.html.