Барлык яңалыклар

Эшкуарларны кызыксындыру

Эшкуарларга “Ел экспортеры” дигән премия биреләчәк.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылган гомумдәүләт проекты кысаларында төрле чаралар уза. Проектны тормышка ашыру юлында бик күп кызыксындыру чаралары да каралган. Шуларның берсе – илнең иң яхшы эшкуарларын бүләкләү. Эшкуарларга “Ел экспортеры” дигән премия биреләчәк.
Бу премия “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аны “Русиянең экспорт үзәге” исемле чимал булмаган экспортка дәүләт ярдәме күрсәтү институты оештырды. Премия Русия Федерациясе хөкүмәте карары белән тормышка ашырылды.
Премия түбәндәге номинацияләр өчен каралган:
Сәнәгать тармагы буенча ел экспортеры;
Агросәнәгать буенча ел экспортеры;
Югары технологияләр буенча ел экспортеры;
Халыкка хезмәт күрсәтү буенча ел экспортеры.
Шушыларга өстәп зур бизнес вәкилләре “Яңа география”, урта һәм кече эшкуарлар “Ел алга китеше” дигән номинацияләрдә катнаша ала.
Премия нәтиҗәләре ноябрь Мәскәүдә узачак “Русиядә җитештерелгән” Халыкара форум кысаларында ясалачак.
Читайте нас: