Барлык яңалыклар

Торлак һәм шәһәр мохите

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә башкарылган 12 гомумдәүләт проекты исәбендә “Торлак һәм шәһәр мохите” дип аталганы да бар. Ул нинди максатларны һәм эшләрне күздә тота соң?#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты карамагындагы Советның президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча 2018 елның
24 декабрендә бу гомумдәүләт проектының паспорты кабул ителде. Проектның паспортыннан күренүенчә, ул 4 федераль проектны берләштерә. «Ипотека», «Торлак», «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» һәм «Яшәү өчен яраксыз торлак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү».
“Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру 2018 елның октябреннән 2024 ел азагына кадәр дәвам итә.
Бу проект кысаларында Башкортстан Республикасының финанс ярдәме күрсәтү турындагы гаризасы Русиянең Торак-коммуналь хуҗалык фонды тарафыннан уңай җавап алды. 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган торактан гражданнарны күчерү өчен республикага
бу фондтан 282,42 млн сум бүленәчәк. Шулай ук төбәк бюджетыннан әлеге суммага 63,4 млн сум өстәләчәк.
Нәтиҗәдә, яшәргә яраксыз дип табылган 206 торак йортта яшәүче 666 кеше яңа торлаккка күчә алачак. Гомумән, 2019-2024 елларда адреслы программа буенча мохтаҗ гаиләләргә 923 фатир биреләчәк.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин әйтүенчә, бүгенге көнгә авария хәлендә дип табылган торактан 290нан артык кеше күчерелгән һәм “Жилстройсбережения” программасы буенча 1180 кредит бирелгән.
Читайте нас: