Барлык яңалыклар

Дүрт мәктәптә, ике балалар бакчасында

Гомумдәүләт проектлары кысаларында Чакмагыш районының берничә мәгариф учреждениесендә заманча үзгәрешләр көтелә. Бу хакта без Чакмагыш район хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Мәнзүрә Җәүдәт кызы НӘБИЕВАдан белештек. Фотода: Мәнзүрә НӘБИЕВА.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Гомумдәүләт проектлары кысаларында ярдәм иң кирәкле нокталарга юнәлтелә.
Мәсәлән, “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү – 3 яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә укыту өчен шартлар булдыру” проекты буенча Чакмагыш авылындагы 6нчы һәм 4нче санлы балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Республика һәм төбәк бюджетыннан моның өчен 1,5 миллион сум бүленә. Ул ремонт өчен, җиһаз алуга һәм башка чыгымнарга тотылычак.
Билгеле булуынча, Русиядә “Заманча мәктәп” гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильләр буенча мәгариф үзәкләре булдырыла. Аларның икесе район үзәгендә оештырыла: Чакмагыш 1нче санлы мәктәбендә һәм гимназиядә. Бу проект өстәмә белем бирү өчен шартлар тудыруны күздә тота. Тормыш хәвефсезлеге нигезләре, информатика дәресләре, шахмат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тагын да артачак. Әлеге максаттан 3 миллион сумнан артыграк акча каралган.
Шулай ук Яңа Балтач мәктәбе “Санлы мәгариф мохите” проектында катнаша һәм моңа 2,1 миллион сумлап финанслау җәлеп итә. Аның чикләрендә укучылар һәм укытучылар өчен информатика, техник фәннәр буенча махсус уку урыннары җиһазланачак.
Яңа Коты мәктәбендә исә “Һәр баланың уңышы”проекты 800 меңләп сумны спортзал ремонтлауга мөмкинлек биргән.
Гомумән, чакмагышлылар мәктәпләрне заманчалаштыру, белем бирү өлкәсендәге яңа юнәлешләрдән читтә калмау өчен күп көч сала.
Читайте нас: