Барлык яңалыклар

БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ САНЫ АРТА

Русия Президенты Владимир ПУТИНның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы тормышка ашырылган гомумдәүләт проектлары исемлегендә “Демография” дип аталганы да бар. Аны Башкортстанда тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 34,4 миллиард сум акча бүленәчәк. Әлеге сумманың шактый өлеше яңа балалар бакчалары төзү өчен тотыла. 2020 ел ахырына кадәр республикада 45 яңа балалар бакчасы сафка керәчәк. Бу хакта Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Юрий МЕЛЬНИКОВ хәбәр итте.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада балалар бакчалары төзүгә федераль бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. 2020 ел ахырына кадәр төзеләчәк 45 балалар бакчасы 7 меңгә якын балага исәпләнгән.
Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында дүрт төбәк проектын тормышка ашыра. Алар арасында «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү», «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итү», «Өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен шартлар тудыру” һәм “Өлкән буын” программалары бар.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: