Барлык яңалыклар

Дүрт предприятие катнашачак

Башкортстанның янә дүрт предприятиесенә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» гомумдәүләт проектында катнашу бәхете елмайган. Кемнәр алар?#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Аларның берсе – «Лайнер» ҖЧҖе (җаваплыгы чикләнгән җәмгыять). Ул нефть геофизик корамаллар җитештерү буенча махсуслаша. Биредә җитештерелгән продукция иң авыр шартларга да бирешми. Русиядә генә түгел, Казахстан һәм Белоруссиядә дә билгеле.
Икенчесе «Пакер» гыйльми-җитештерү фирмасы ҖЧҖе. Бу предприятие скважина эчендәге һәм җир астындагы корамалларны эшләү, җитештерү, хезмәтләндерү белән шөгыльләнә. Шулай ук аның продукциясен Русия һәм якын чит илләрдә яхшы беләләр.
Өченчесе – «НПП ОЗНА-Инжиниринг» ҖЧҖе — диверсифицияле җитештерү-инжиниринг холдингы. Компания шулай ук нефть-газ өлкәсендә махсуслаша: корамаллар эшли, җитештерә, хезмәтләндерә; нефть, газ һәм су системалары белән шөгыльләнә.
Дүртенче предприятие – «Сервис-Мастер» ( «Башнефтегеофизика» АҖе филиалы) ҖЧҖе. Күппрофильле сервис компаниясе махсус техника ясый, ремонтлый, транспорт хезмәтләре күрсәтә.
Гомумдәүләт проектында катнашу җитештерү процессларын оптимизацияләгәндә экспертлардан методологик ярдәм алуга мөмкинлек ача. «Сак җитештерү» ысулы кертелгәч, компанияләр Сәнәгатьне үстерү фондыннан ташламалы займ (5 елга кадәр 1% лы 50 - 300 млн. сум) һәм төрле компенсацияләр алу, программаларда катнашу хокукын яулаячак.
Читайте нас: