Барлык яңалыклар

БАШКОРТСТАН ӨСТӘМӘ АКЧА АЛАЧАК!

Русия Президенты Владимир ПУТИНның “май указлары” нигезендә башкарылган 12 гомумдәүләт проекты исәбендә “Экология” дип аталганы да бар. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 45,1 миллиард сум акча бүленергә тиешле иде. Ләкин Русия Хөкүмәте федераль бюджет исәбенән республикабызга өстәмә 34,5 миллион сум акча күчерү мөмкинлеген тапты. Бу сумма урман янгыннарына каршы көрәшү өчен тотылачак. Әлеге акчага урман яңгыннарын сүндерү техникасы сатып алынырга тиеш. Шушы максатка федераль һәм республика бюджетыннан быел барлыгы 44,1 миллион сум бүленә.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Әлеге акчага барлыгы 15 техника берәмлеге – автоцистерналар, күчмә авторемонт остаханәсе, урман янгыннарын сүндерүче трактор, ярымприцеп белән тягач сатып алыначак. Әлегә республикадагы урман янгыннарын сүндерү оешмалары махсус техника белән 83 процентка җиһазландырылган. Ел ахырына бу күрсәткечне 87 процентка җиткерү күзаллана. 2024 елга ул 100 процент тәшкил итәргә тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: