Барлык яңалыклар

ЙӨРӘКЛӘР ТИБҮДӘН ТУКТАМАСЫН!

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы башкарылган 12 гомумдәүләт проекты исәбендә “Сәламәтлек саклау” дип аталганы аерым урын тота. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 16,4 миллиард сум акча бүленә. Бу проектның нәтиҗәләре күренә башлады да инде. Шушы көннәрдә республиканың 26 дәваханәсе өчен яңа дефибрилляторлар сатып алынды. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Әлеге аппарат кешенең йөрәге кинәт туктаганда, аны кабаттан эшләтеп җибәрү өчен кирәк. Статистика мәгълүматлары буенча, Русиядә ел саен 300 мең йөрәге кинәт туктаудан вафат була. Табиблар билгеләвенчә, мондый очрак махсус җиһазландырылган стационарлардан читтә була калса, исән калу ихтималы биш проценттан артмый. Яңа аппаратлар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан иза чигүче кешеләр арасында үлем очракларын кискен киметергә тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: