Барлык яңалыклар

«Кванториум» үзе киләчәк

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада менә шундый «Башкортостан кванториумы» мобиль технопарклары йөри башлаячак. Алар өчәү булачак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Бу – балалар «Кванториум» технопаркы, ул автомобиль станция (пассажир микроавтобусы + тагылма вагон) базасына урнаштырылган һәм балаларны инженер юнәлештәге программаларга өйрәтү өчен кулланылачак, шулай ук педагогларга өстәмә әзерлек бирү өчен дә тәгаенләнгән.
Мобиль технопарк «технология» предметы, табигый-гыйльми һәм техник юнәлешләр буенча белем бирәчәк. Аны әзерлекле педагогик, инженер һ. б. хезмәткәрләр хезмәтләндерәчәк, балалар проектларына дистанцион ярдәм итеп булачак.
Махсус график нигезендә елына 1000 укучыга өстәмә техник белем бирү мөмкин булачак, 3000 бала «Башкортостан кванториумы» мобиль технопаркы ярдәмендә оештырылган чараларга җәлеп ителәчәк. Бу аеруча ерак авыллар, мәктәпләр, җәйге ял лагерьлары өчен кулай булыр дип күзаллана.
Фоточыганак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=20996
Читайте нас: