Барлык яңалыклар

“ТОЛПАР” ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТ ОТТЫ!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, тормышка ашырылган гомумдәүләт проектлары исемлегендә “Санлы икътисад” дип аталганы да бар. Аны Башкортстанда тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 600 миллион сум акча бүленәчәк. Бу сумманың беренче өлеше республикага килеп җитте дә инде. Журналыбызның адашы булган “Толпар” балалар шифаханәсе федераль бюджеттан 11,8 миллион сумлык грант отты.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

“Толпар” туберкулез белән авыру куркынычы янаган, иммунитетлары йомшак балаларны дәвалау һәм реабилитацияләү белән шөгыльләнә. Әлеге грантка ул “Балалар өчен җәйге лагерьларда дискрет математика, информатика, санлы технологияләрнең алдынгы юнәлешләре буенча тематик сменалар үткәрү” буенча конкурста җиңеп чыкканы өчен лаек булган. Чара “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына караган “Санлы икътисад өчен кадрлар әзерләү” федераль проекты кысаларында үткәрелгән. Бер үк вакытта ул Русия Федерациясенең “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы эченә дә керә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: