Барлык яңалыклар

Авылга сәнгать килә

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан авылларында Балалар сәнгать мәктәпләренең 25 филиалы булдырыла.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Балалар сәнгать мәктәпләре клуб тибындагы учреждениеләр белән бер түбә астында урнашачак.
Республикада 5-18 яшьтәге балаларга өстәмә сәнгать белеме бирүне җәелдерү максатыннан актив эш бара.
2015 елда Сибай шәһәрендә Балалар сәнгать мәктәбе төзелгән иде. Быел Уфада 9 нчы санлы Балалар сәнгать мәктәпбе төзелеп бетеп килә.
Гомумән, "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Мәдәни мохит" проекты кысаларында Башкортстанның балалар сәнгать мәктәпләренә музыка кораллары, башка корамаллар һәм материаллар алу өчен 11 млн. 250 мең сум акча бүленә. Бу хактагы боерыкка Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган иде.
Башкортостанда җәмгысе 117 балалар сәнгать мәктәбе бар. 2020, 2022, 2024 елларда һәр ел саен Башкортстан "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында сәнгать мәктәпләренә музыка кораллары, башка корамаллар һәм материаллар алу өчен 76 млн. сумлап финанслау биреләчәк. Бу сумма Русия төбәкләре арасында иң зурлардан.
Башкортстанның балалар сәнгать мәктәпләренә, сәнгать колледжларына музыка кораллары, башка корамаллар һәм материаллар алу 2013 елдан бирле бара. Бу чорда 58 муниципаль берәмлек 87 сәнгать мәктәбенә 124 млн. сумлык 700 музыкаль инструмент алган.
Фото: https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/202581/
Читайте нас: