Программаның төп максаты – 2024 елга кадәр республика халкының 92,5 процентын үзәкләштерелгән су илтү системаларыннан алынган сыйфатлы су белән тәэмин итү. Әлегә бу күрсәткеч – 87,6 процент.
Алты ел эчендә Әлшәй, Баймак, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Дәүләкән, Иглин, Калтасы, Кыйгы, Кушнаренко, Мәчетле, Стәрлетамак, Уфа, Федоровка, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә нормативларга туры килмәгән 29 су белән тәэмин итү объектын реконструкцияләү яки яңадан төзү планлаштырыла.
Нәтиҗәдә, республиканың 45 авыл һәм касабасында яшәүче 200 мең кеше сыйфатлы су эчә алачак. Шушы максатка федераль бюджеттан 4 миллиард сумнан артык акча күчәчәк, ә республика казнасы барлык чыгымнарның 2 процентын каплаячак.