Барлык яңалыклар

«Николай Рубинштейн» – сәнгать мәктәпләренә

"Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Мәдәни мохит" проекты кысаларында Башкортстанның балалар сәнгать мәктәпләренә музыка кораллары, башка корамаллар һәм материаллар алу өчен 11 млн. 250 мең сум акча бүленә. Бу хактагы боерыкка Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Субсидияләр Әлшәй, Архангель, Балтач, Борай, Илеш, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Тәтешле, Уфай, Учалы, Хәйбулла районнарына, Агыйдел, Нефтекама, Сибай шәһәрләре сәнгать мәктәпләренә бирелә. 2013 елдан бу максатта республика бюджетыннан ел саен 12 млн сум бүленә. Музыка коралларыннан тыш сәнгать мәктәпләренә рәсем сәнгате өчен кирәкле корамаллар (мольбертлар, керамика яндыру өчен мичләр һ. б.) керә. Финанслау махсус учреждениеләргә кыйбатлы корамаллар алырга һәм укыту сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.
Быел гомумдәүләт проекты чикләрендә 63 сәнгать мәктәбенә «Николай Рубинштейн» пианиносы кайтарылды да инде. Бу пианино Русиядә җитештерелгән. Алар өчен федераль бюджеттан 22 млн. сум акча тотылган.
Башкортостанда җәмгысе 117 балалар сәнгать мәктәбе бар. 2020, 2022, 2024 елларда һәр ел саен Башкортстан "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында сәнгать мәктәпләренә музыка кораллары, башка корамаллар һәм материаллар алу өчен 76 млн. сумлап финанслау биреләчәк. Бу сумма Русия төбәкләре арасында иң зурлардан.
Фоточыганак: https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/212579/
Читайте нас: