Барлык яңалыклар

ЭШЕ БАРНЫҢ – АШЫ БАР!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы башкарылган 12 гомумдәүләт проекты исәбендә “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү” дигәне дә бар. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 1,2 миллиард сум акча бүленә. Шушы максаттан федераль бюджеттан 112,5 миллион сум акча Башкортстан казнасына күчте дә инде.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Әлеге гомумдәүләт проекты хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, шушы юнәлештә административ барьерларны алып ташлау, республиканың экспорт потенциалын үстерү, яңа эш урыннары булдыру, кешеләрне яңа белгечлекләргә өйрәтү максатын куя. Шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына кергән предприятиеләр санын күбәйтү дә төп максатларның берсе булып тора. Бүгенге көнгә программада 28 предприятие исәпләнсә, ел ахырына аларның саны 50гә җитәр дип күзаллана. Тиз арада 22 предприятие әлеге программа эшчәнлегенә кушылырга тиеш.
Алты ел эчендә республикада хезмәт җитештерүчәнлеген 30 процентка арттыру максаты куела. Быел ук ул 102,3 процентка үсәргә тиеш. Куелган максатка ирешү өчен әлеге программага 196 предприятиене җәлеп итү бурычы куела.
Моның өчен җитәкчелек кадрларын укыту һәм аларга стажировка үткәрү планлаштырыла. Шулай ук халыкны эш урыннары белән тәэмин итү үзәкләрен заманчалаштыру, хезмәт процессларын оптимальләштерү бурычлары куела.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: