Барлык яңалыклар

600 китапның электрон копиясе булачак

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 600 китапны цифрлаштырачаклар. Ә.-З.Вәлиди исемендәге Милли китапханә «Санлы мәдәният» проектын гамәлгә кую мактыннан 600 китапның электрон копиясен булдырачак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Санлы мәдәният” проектына ярашлы, Башкортстанда 2024 елга кадәр байтак китапларның электрон күчермәсе булдырылып, Милли электрон китапханәгә җибәреләчәк. Быел фәнни һәм мәдәни әһәмияткә ия 100 китапның күчермәсе алынса, 2024 елда бу сан 600 данәгә җитәчәк.
Ел саен 100 нөсхә әзерләү күздә тотыла.
Быел Ә.-З.Вәлиди исемендәге Милли китапханә сайтында «Китаби һәйкәлләр» сәхифәсендә кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге төбәкне өйрәнүгә, Башкортстан халыклары телләренә, мәдәниятенә, көнкүрешенә багышланган 100 китапны урнаштырачак. Алар ХХ гасыр башында басылганнар. Шулай ук дәүләт заказы буенча янә 50 китап цифрлаштырылачак.
Бу китаплар арасында Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Давыт Юлтый кебек каләм осталарының басмалары бар. Театр тарихына багышланган китапларны да сканлаштыралар.
Гомумән, кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлегендә төбәкне өйрәнүгә багышланган 20 меңнән артык китап саклана. Алар галимнәрнең игътибарын җәлеп итәр дәрәҗәдә. Китапларның бер өлеше латин һәм гарәп графикасында.
Фото: https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/213582/
Читайте нас: