Юл билгесез булмый

Башкортстанның төбәк һәм муниципальара юлларында 3,5 меңнән артык юл билгесе алыштырылды. Гомумән, «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада 150 объектта төзелеш, ремонт һәм реконструкция бара.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото- һәм видеофиксацияләүнең стационар камераларын 527гә җиткерү, авырлык-габарит контроленең 3 пунктын гамәлгә кертү планлаштырыла.
Моннан тыш, проект кысаларында юл хезмәткәрләре йөз меңләрчә кубометр яңа асфальт салмакчы, бордюрлар алыштырмакчы, җәяүлеләр сукмакларын төзекләндермәкче, 600 яңа юл билгесе урнаштырмакчы.
Үткән 6 айда юлларда республика юлларында җәмгысе 3737 юл билгесе алыштырылды, 2343 яңа билге куелды. Ел азагына кадәр янә 1400дән артык юл билгесе алыштырылачак.
Читайте нас