Бәйрәмнең күрке дип, һич икеләнүсез, аның кысаларында узган Сабан туен атарга мөмкин. Биредә өлкәннәр дә балачакларына әйләнеп кайттылар: качык киеп тә йөгерделәр, көянтә белән су да ташыдылар. Әйткәндәй, балалар өчен биредә аерым программа әзерләнгән иде. Төрле мавыктыргыч конкурс-бәйгеләрдән тыш, алар атларга да, ишәкләргә дә атланып йөрделәр.
Болардан тыш этно-фестивальдә тула иләү, күн эшкәртү, яшелчә-җимештән төрле сурәтләр төшерү буенча остаханәләр эшләде. Төрле илләрнең милли аш-сулары ярминкәсе, һөнәрчеләр күргәзмәсе оештырылды.
Ничек кенә булмасын, фестиваль үзәгендә башкорт мохите, башкорт милли рухы тантана итте. Күпләр башкорт халкының милли киемнәренә киенгән иде. Ипподром мәйданында корылган тирмәләренең берсендә башкорт халкының яшәү рәвешенә, милли үзенчәлекләренә багышланган күргәзмә оештырылган иде. Икенче тирмәдә исә милли киемдәге кызлар башкорт халкының традицион кул эшләре белән таныштырдылар. Кичен исә яшьләр өчен этно-дискотека узды.
Иртәгә биредә "Терра Башкирия" ат спорты турнирының чираттагы этабы үтәчәк.
Фестивальнең төп максаты – “Башкорт кымызы” брендына яңа сулыш өрү, аны тергезү һәм пропагандалау.
Чара Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Акбузат” ипподромы, Республика халык иҗаты үзәге, “UMAY Ethno Production Җомабай кымызы” тарафыннан оештырылды.