Бәйрәмгә республиканың төрле төбәкләреннән кымыз җитештерүчеләр җыела, алар катнашлыгында “Кымыз ярминкәсе” оештырыла. Шулай ук биредә иң тәмле кымызга бәйге-конкурс, концерт, балалар һәм өлкәннәр өчен остаханәләр, Сабан туе узачак, кунакларны башкорт тирмәләреннән төзелгән этно-авыл каршы ала. Ял зонасында исә кымыз-бар оештырылып, “Ашмаркет” азык фестивале уза.
Фестивальнең икенче көнендә "Терра Башкирия" ат спорты турнирының чираттагы этабын карап хозурланырга мөмкин.
Фестивальнең төп максаты – “Башкорт кымызы” брендына яңа сулыш өрү, аны тергезү һәм пропагандалау.
Чара Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Акбузат” ипподромы, Республика халык иҗаты үзәге, “UMAY Ethno Production Җомабай кымызы” тарафыннан оештырыла.