Барлык яңалыклар

Урман ул – зур байлык

Ясная Поляна Башкортстанда да бар. Ул Уфадан ерак та түгел, ягъни Уфа районында. Анда бүген 15 сәгатьтә “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында мөһим чара башлана – Башкортстанның урман хуҗалыкларына яңа партия техника тапшырыла. Бу чара “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” (“Сохранение лесов”) проекты чикләрендә башкарыла. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы 2019-2024 елларда тормышка ашырылырга тиешле әлеге проектны һәрдаим игътибар үзәгендә тота.
Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләвенчә, проект урманнарны кисү һәм үстерүнең балансын саклап калуны, шулай ук урманнарны саклау, яңа үсентеләр утырту, материаль-техник базаны махсус техника, урманнарны янгыннан саклау өчен техника белән тулыландыруны, яңартуны, орлык запасын булдыруны үз эченә ала.
Министрның әйтүенчә, 2024 елга кадәр 15,2 гектар мәйдандагы урманнарны тергезү максаты куелган. Аның яртысы ясалма тергезеләчәк. Бу Русиядә иң зур күрсәткеч булачак. Аларның сыйфатын яхшырту, эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыру – “Экология” гомумдәүләт проекты юнәлешләренең берсе.
Бу җәһәттән проект кысаларында, техника сатып алу өчен федераль бюджеттан 2019-24 елларда 422 миллион сум акча бүленәчәк. Быел шуның 80,6 миллион сумы тотынылыр дип күзаллана.
Гомум алганда, республикага проектны тормышка ашыру өчен 2024 елга кадәр бюджеттан – 0,9 млрд сум, бюджеттан тыш чыганаклардан 1,3 млрд сум акча бүленәчәк.
Техниканы тапшыру тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов катнаша.
Фото: https://pixabay.com
Читайте нас: