Барлык яңалыклар

БАЛАЛАРГА ТҮЛӘҮЛӘР АРТА!

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Башкортстан Республикасында бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү” төбәк проекты тормышка ашырыла. Аның буенча ике төрле түләү каралган:1. Гаиләдә беренче бала туганда, яки уллыкка алынганда, ай саен акча түләү. Елның беренче алты аенда мондый ярдәмне 4242 гаилә алган. Аның күләме – 9182 сум. Бу – 2019 елның икенче яртысына балалар өчен куелган яшәү минимумы.Ләкин шунысы бар, әлеге түләү барысына да бирелми. Моның өчен баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң тууы, гаиләнең һәр әгъзасының айлык кереме яшәү минимумының 1,5 күләменнән, ягъни 14328 сумнан, артмаска тиеш. 2. Гаиләдә өченче һәм аннан соңгы бала туып, алар өч яшькә җиткәнче, ай саен акча түләү. Ел башыннан әлеге ярдәмне 3252 гаилә алды. Аның күләме 8993 сум тәшкил итә.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

22 июльдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Фәнүр Шәйхисламов катнашлыгында республика матбугат чараларының баш мөхәррирләре белән оператив киңәшмә үтте. Анда сүз Министрлык тарафыннан тормышка ашырыла торган төбәк проектлары турында барды.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән.
Аларның “Демография” һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итү” итү” проектларын Башкортстанда Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тормышка ашыра. Мәсәлән, “Демография” гомумдәүләт проектлары кысаларында ул өч төбәк проектының үтәлешен тәэмин итәргә тиеш.
Шуларның берсе – “Башкортстан Республикасында бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү”. Аның буенча ике төрле түләү каралган:
1. Гаиләдә беренче бала туганда, яки уллыкка алынганда, ай саен акча түләү. Быел аны тормышка ашыруга федераль бюджеттан 2 миллиард 662 миллион сум акча бүленгән. Елның беренче алты аенда мондый ярдәмне 4242 гаилә алган. Аның күләме – 9182 сум. Бу – 2019 елның икенче яртысына балалар өчен куелган яшәү минимумы.
Ләкин шунысы бар, әлеге түләү барысына да бирелми. Моның өчен баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң тууы, гаиләнең һәр әгъзасының айлык кереме яшәү минимумының 1,5 күләменнән, ягъни 14328 сумнан, артмаска тиеш.
2. Гаиләдә өченче һәм аннан соңгы бала туып, алар өч яшькә җиткәнче, ай саен акча түләү. 2019 елда шушы максатка 861 миллион сум акча бүленә. Бу сумманың 88 проценты, ягъни 752 миллион сумы – федераль бюджеттан, 12 проценты, ягъни 108 миллион сум республика казнасыннан бирелә. Ел башыннан әлеге ярдәмне 3252 гаилә алды.
Ярдәм шулай ук өченче һәм аннан соңгы балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләргә бирелә. Бу очракта айлык керем мөһим түгел. Ярдәм күләме 8993 сум тәшкил итә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: