Барлык яңалыклар

Уфада фән-мәгариф үзәге булдырыла

Ул «Фән» гомумдәүләт проекты кысаларында уйланыла һәм дөнья дәрәҗәсендә булыр, дип көтелә.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Фән-мәгариф үзәге нефть-газ өлкәсендә санлы технологияләр һәм яңа материаллар җитештерү белән шөгыльләнәчәк. РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 13 февралендәге карарында бүтән 20 шәһәр арасында Уфа да дөнья дәрәҗәсендәге фән-мәгариф үзәге формалашу шартлары булган перспективалы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе буларак аталган.
Фән-мәгариф үзәге – «Фән һәм фән-производство кооперациясен үстерү» 1нче санлы Федераль проектның бер өлеше ул. Русиядә барлыгы 15ләп шундый үзәк булдыралачак. Башкортстан 2020 елда проектның икенче чиратына кертелүгә дәгъва итә.
17 июльдә Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Углеводород чималын табу, транспортлау һәм тирәнтен эшкәртү нәтиҗәлелеген күтәрү өчен санлы технологияләр һәм яңа материаллар» Фән-мәгариф үзәген булдыру турында боерык имзалады.
Үзәк республиканың әйдәп баручы фәнни һәм уку йортларын берләштерәчәк. Проектны тормышка ашырачак эш төркеменең җитәкчесе итеп Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова билгеләнде.
Фән-мәгариф үзәге булдыруның максаты – углеводород чималын табу, транспортлау һәм тирәнтен эшкәртү нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән санлы, акыллы җитештерү технологияләрен, роботлаштырылган системаларны эшләп чыгару, яңа материаллар алу.
Бу җәһәттән Башкортстан Русия мәгариф һәм фән министрлыгына грант өчен гариза бирәчәк.
Фоточыганак: https://www.pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=20928
Читайте нас: