Барлык яңалыклар

БАШКОРТСТАНДА ХЕЗМӘТ ҖИТЕШТЕРҮЧӘНЛЕГЕ ҮСӘРГӘ ТИЕШ!

Республикага шушы максаттан федераль бюджеттан 112,5 миллион сум акча бүленәчәк. Әлеге сумма Русия Президенты Владимир ПУТИН тарафыннан узган елның май аенда имзаланган “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү” гомумдәүләт проекты кысаларында бирелә. Бу хакта Башкортстанның икътисади үсеш министры вазыйфаларын башкаручы Лилия МӘҖИТОВА Хөкүмәтнең атналык киңәшмәсендә хәбәр итте. Утырышны республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий ХӘБИРОВ алып барды.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Республикага шушы максаттан федераль бюджеттан 112,5 миллион сум акча бүленәчәк. Әлеге сумма Русия Президенты Владимир ПУТИН тарафыннан узган елның май аенда имзаланган “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү” гомумдәүләт проекты кысаларында бирелә. Бу хакта Башкортстанның икътисади үсеш министры вазыйфаларын башкаручы Лилия МӘҖИТОВА Хөкүмәтнең атналык киңәшмәсендә хәбәр итте. Утырышны республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий ХӘБИРОВ алып барды.
2024 елга кадәр республикада чимал җитештерү белән бәйле булмаган өлкәләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген 30 процентка арттыру күз уңында тотыла. Моның өчен “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү” гомумдәүләт проектына республиканың 196 предприятиесе керергә тиеш. Шуларның 50се проектка быел ук җәлеп ителәчәк.
Бүгенге көндә Башкортстанда җәмгысе 28 оешма әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында эшли. Аларда хезмәт процессының вакыт ягыннан кыскаруы, продукция бракының кимүе, җитештерүчәнлекнең артуы, эш чималына сакчыл мөнәсәбәт кебек уңай күренешләр күзәтелә. Мәсәлән, «Производительность 360» федераль форумында «БАСЭТ» фәнни-тикшеренү предприятиесе хезмәт җитештерүчәнлегенең кискен артуы күзәтелгән өч предприятие исемлегенә керде.
Куелган максатларга ирешү өчен проектка быел ук кимендә 22 предприятиене кертергә кирәк. Республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий ХӘБИРОВ Башкортстан Хөкүмәте каршына шушы максатны куйды.
– Без хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү турында сүз кузгату белән, кешеләр аларны күбрәк эшләтеп, соңыннан кыскарту үткәрергә җыенабыз, дип уйлыйлар. Ләкин бу хакта сүз бармый, – диде республика җитәкчесе. – Максатыбыз бүтән – кешеләрне кирәкмәгән вазыйфалардан азат итү. Бу позитив эффект бирәчәк. Беркем дә беркемне дә кыскартырга җыенмый, предприятиеләр шул юл белән үсәргә генә тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: