Барлык яңалыклар

Туймазыда яңа дәваханә

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Туймазы шәһәрендә балалар дәваханәсе (поликлиника) төзелеп бетеп килә. Яңа дәваханәнең нинди өстенлекләре булачак соң? #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Дәваханә бинасы бер сменага 300 авыруны кабул итүгә исәпләнгән һәм хәвефсезлек таләпләренә ярашлы төзелгән. Беренчел санитар-медицина ярдәме күрсәтү буенча эффектлы һәм уңайлы "Сакчыл дәваханә" навигация системасы планлаштырылган.
3 катлы дәваханәнең мәйданы 5,5 мең квадрат метр тәшкил итә.
Әлеге вакытта объектта яшелләндерү, тирә-як территорияне төзекләндерү эшләре бара, асфальт салына, агачлар, куаклар утыртыла.
Бина фасадында төзү эшләре 100%ка үтәлгән, шулай ук диварларны штукатуркалау, шпаклевкалау,
электромонтаж, сантехник эшләр, вентиляцион системаны кую һәм көйләү эшләре тәмамланган.
Төзүчеләр әле линолеум җәяләр, яктырткычларны эләләр һәм башк вак эшләрне төгәлләп киләләр.
Объектны тапшыру 2019 ел ахырына кадәр планлаштырылган.
Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читайте нас: