Барлык яңалыклар

ЙӨРӘК БЕЛӘН ШАЯРМЫЙЛАР!

Русия Президенты Владимир Путин халык белән “туры элемтә” барышында:— Илнең сәламәтлек саклау системасында проблемалар күп, шулай да бу өлкә үсеш кичерә. Безнең төп максат – кешеләргә ярдәм итү!” — дип әйткән иде. Бу сүзләргә дәлил буларак, Республика кардиология үзәге “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк программасын тормышка ашыруга кереште.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Республика кардиология үзәге “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк программасын тормышка ашыруга кереште.
Бүгенге көндә кеше үлемнәре сәбәпләренең 50 проценттан артыгын йөрәк һәм кан тамырлары авырулары тәшкил итә. Аеруча йөрәкнең ишемик авыруы күпләрнең гомерен өзә. Йөрәк авыруларыннан ир-атлар ныграк интегә. Алар арасында хезмәт яшендә инфаркт миокардтан үлем очраклары, хатын-кызлар белән чагыштырганда, дүрт тапкырга күбрәк. Шул уңайдан Президент Владимир Путин халык белән “туры элемтә” барышында:
— Русия сәламәтлек саклау системасында проблемалар күп, шулай да бу өлкә үсеш кичерә. Безнең төп максат – кешеләргә ярдәм итү!” — дип әйткән иде.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында 2024 елга йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китемне 100 мең кешегә 350 очракка кадәр киметү максатын куялар. Моның өчен программа кысаларында ангиографлар, компьютер һәм магнит томографлары сатып алыначак. Моннан тыш төпкел авылларда яшәүчеләр өчен күчмә ярдәм күрсәтү комплекслары сатып алу планлаштырыла. Шулай ук медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерү, кимендә елына бер тапкыр гражданнарга медицина күзәтүе үткәрү көнүзәк бурычлар булып тора.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына 2024 елга кадәр Русия буенча 1,7 триллион сумнан артык акча бүленәчәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: