Бүгенгә «Уфа-Аэропорт» юлының М-5 Урал трассасыннан «Уфа-Оренбург» юлына кадәр өлешендә эшләр тәмам.
Фрезеровлау башкарылып, асфальтобетон катлам салынды, термопластиктан горизонталь юл билгеләре ясалды.
Төзекләндерелгән юлның озынлыгы 8,4 км тәшкил итә.
Орджоникидзе районында Комаров, Матвей Пинский, Яңа Черкасский урамнарында юллар ремонтланды. Биредә шулай ук фрезеровлау башкарылды, бордюр ташлары алыштырылды, яңа асфальтобетон салынды, юл билгеләре ясалды.
2019 елда 29 объектта 48 километрдан артык юлда (811 меңч квадрат метр мәйданда) эшләр планлаштырылган. Бу максаттан 1,3 млрд сум финанслау каралган.