Барлык яңалыклар

ИКЕ КИЛЕШҮ ТӨЗЕЛДЕ

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар арасында “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты да бар. Аны тормышка ашыруга Башкортстанда 2024 елга кадәр 4,93 миллиард сум акча бүленә.17 июльдә Уфада шушы проект кысаларында “Экспортлау вакыты”дип аталган халыкара форум үтте. Шул уңайдан Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русия экспорт үзәге” акционерлар җәмгыяте арасында ике килешү төзелде. Аларны Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий ХӘБИРОВ һәм “Русия экспорт үзәге” акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Андрей СЛЕПНЕВ имзалады. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар арасында “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты да бар. Аны тормышка ашыруга Башкортстанда 2024 елга кадәр 4,93 миллиард сум акча бүленә.
17 июльдә Уфада шушы проект кысаларында “Экспортлау вакыты”дип аталган халыкара форум үтте. Шул уңайдан Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русия экспорт үзәге” акционерлар җәмгыяте арасында ике килешү төзелде. Аларны Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий ХӘБИРОВ һәм “Русия экспорт үзәге” акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Андрей СЛЕПНЕВ имзалады.
Беренче документ Русиядә чимал булмаган продукция экспортын электрон сәүдә каналлары буенча сатуга кагыла. Икенчесе буенча “Русия экспорт үзәге” акционерлар җәмгыяте тарафыннан төзелгән «Экспорт форсажы» программасы Башкортстанда бергәләп тормышка ашырылачак.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, бүген республикада экспорт юнәлешендәге 800 предприятие исәпләнә. Шуларның 650се кече һәм урта эшкуарлык өлкәсенә карый. Шул ук вакытта экспортның 90 процентын товар җитештерүче 20 эре предприятие формалаштыра. Шуңа да төп максат – нәкъ шушы кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: