Барлык яңалыклар

Иске Яндыз, Петровское, Кандра – аларны нәрсә берләштерә?

«Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» проекты кысаларында Башкортстанда 2020 елга кадәр – 5 район китапханәсе, 2021 елга кадәр 15 авыл китапханәсе капиталь төзекләндереләчәк, ә инде 2023 елга модельле 20 китапханә булдырылмакчы. Аларның 5е – район үзәге, 15е авыл җирлегендә булачак. Бу 20 китапханәнең исемлеге «Мәдәни мохит» төбәк проектының паспортында (9-11 бб.) китерелгән (https://culture.bashkortostan.ru/documents/active/215714/). Исемлеккә кертелгән 3 китапханә быел илкүләм конкурста катнаша. Конкурс «Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатыннан оештырылган «Русия Федерациясе субъектларында модельле муниципаль китапханәләр булдыру» дигән проект чикләрендә үтә (http://новаябиблиотека.рф/konkurs). Болар – Дүртөйле районының Иске Яндыз 3 нче санлы китапханә-филиалы, Ишембай районының Петровское 29 санлы китапханә-филиалы, Туймазы районының Кандра авыл китапханәсе.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан

Модельле китапханә муниципаль китапханәләрнең эшен яңартуны, аларга идарә итүдә нәтиҗәле модельләр кертүне күз алдында тота. Аларда укучылар заманча фәнни һәм әдәби мәгълүматый ресурсларга, вакытлы матбугатның цифрлаштырылган ресурсларына, Интернет челтәренә, «Милли электрон китапханә» федераль дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итә алачак.
Язмада Мәдәният министрлыгы сайтының "Гомудәүләт проектлары" яңалыклары бүлегеннән алынган мәгълүмат кулланылды (https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/208392/).
Читайте нас: