Барлык яңалыклар

МАКСАТЛАР АНЫК, НӘТИҖӘЛӘР БАР!

15 июньдә Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча Проект комитетының киңәйтелгән утырышын үткәрде.Киңәшмәдә Русия Президенты Владимир Путинның “Русия Федерациясе үсешенең 2024 елга кадәр гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары” турындагы Указының беренче яртыеллыкта үтәлеш дәрәҗәсе тикшерелде һәм 2019 ел ахырына кадәр башкарыласы эшләр билгеләнде. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстан вице-премьеры – республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Таҗетдинов билгеләвенчә, гомумдәүләт проектлары нигезендә Башкортстанда 58 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 172 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу сумманың иң зур өлеше – 150 миллиард сумнан артыгы – “Экология”, “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар”, “Демография”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф” һәм “Мәдәният” проектларына җибәреләчәк.
Төбәк проектларының җитәкчеләре 2019 елның беренче яртысында башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, ел ахырына кадәр төп эш юнәлешләрен билгеләделәр. Финанс дисциплинасы мәсьәләләре һәр чыгышның үзәгендә торды.
Утырышка йомгак ясап, Радий Хәбиров “Демография”, “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектларын башкару буенча берничә конкрет бурыч куйды һәм аларның үтәлешен һәрчак контрольдә тотачагын белдерде. Инде бүген үк республикада 1 миллион квадрат метр мәйданда торлак төзелгән, аерым категорияләр өчен ипотека кредитлары 5,5 процентка кадәр төшерелгән, 7900 гаилә бала туу өчен ай саен бирелә торган матди ярдәм ала башлаган. Димәк, боз кузгалды!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: